1877 елның 10 декабрендә 1877-1878 еллардагы рус-төрек сугышында, 40 меңлек төрек армиясен капитуляцияләргә мәжбүр итеп, рус гаскәрләре Плевна ныгытмасын яулап ала. Бу Россия өчен мөһим җиңү була.
Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Рәзилә Ярмөхәммәтова Круглое Поле урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында шушы истәлекле дата буенча чара уздырды. Чара укучыларда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Чараның төп бурычлары укучыларны тарихи фактлар белән таныштыру, балаларда ватаныбызның данлы үткәне өчен горурлык хисләре формалаштыру.
Тарихи чарада төрле категорияле гаиләләрдән 21 балигъ булмаган бала катнашты. Очрашу барышында "Плевна ныгытмасын яулап алу" дигән видеоролик тәкъдим ителде, каралган ролик буенча әңгәмә үткәрелде.