Яңа Чишмә районында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" республика конкурсының район этабы үтә.
Яшел Үзән "Идел" тернәкләндерү үзәгендә урнашкан һөнәри юнәлеш үзәгендә яшь инвалидлар өчен хезмәт базарында эшсез гражданнарга психологик ярдәм һәм социаль адаптация буенча комплекслы хезмәт күрсәтү оештырды. Аны шәһәрнең мәшгульлек үзәге гамәлгә куйды.
Лениногорск мәшгульлек үзәге учреждениесе хезмәткәрләре балалары “Мин Татарстанда яшим” рәсем конкурсында катнашты. Иҗат эшләре ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланды.
2018 елның 11 декабрендә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Пешекче" һөнәре буенча курслар тәмамланды.
Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак, җәяүле” дигән танып-белү эшчәнлегенә карата шөгыль булып узды.
Азнакайда һөнәри юнәлеш бирү проекты уңаеннан хезмәт базарына ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләр һәм инженер белгечлекләренә яшьләрне җәлеп итәләр.
Санкт-Петербургның "Паралимпик" физкультура-спорт клубы төбәк иҗтимагый оешмасы 13 декабрьдә "Терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр өчен футбол һәм флорбол (хоккей) үсеше" дигән вебинарга чакыра.
Бөгелмә шәһәре халык мәшгульлек үзәге белгечләре районда яшьләр белән һөнәри белем юнәлешендә эш алып баруга зур игътибар бирә.
Тукай районында "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары Альбина Сайфуллина һәм Ләйсән Насырова Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп базасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Уңыш формуласы" дигән психологик тренинг уздырды.
11 нче декабрьдә Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов катнашында һөнәри юнәлеш бирү буенча оештырылган ике бәйгедә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү булды.