Югары Ослан районында мөмкинлекләре чиклеләр өчен спартакиада узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген инвалидлар декадасы уңаеннан Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге "Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексы администрациясе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен спартакиада үткәрде.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар спорт чарасында актив катнашты. Интернат-йортта яшәүчеләр дартс, өстәл теннисын уйнады, пневматик винтовкадан атты, шахмат-шашка турнирында катнашты.

Йомгак ясаганнан соң катнашучылар грамота, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Марина Игошинага Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятеннән җәмәгать тормышында актив катнашкан өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International