Хезмәт буенча дәресләрдә Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында кул эшләрен кыш темасына ясый башладылар.
Моның өчен ак тастымаллар, мамык дисклар, агач ботаклары кулланалар. Шулардан кышкы букет, кыш күренешен сурәтләгән картиналар, кар бөртекләре китереп чыгардылар.
Мондый дәресләр сәнгати- иҗади сәләтләрен, бармакларының хәрәкәт эшчәнлеген үстерә.Үз кулың белән башкарган эшләр эстетик культура формалаштыра, үз-үзеңә бәя бирергә, үз-үзеңә, үз көчеңә ышаныч тудырырга ярдәм итә.