Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр үзәк район китапханәсендә булды.
Алар анда Толстой иҗатына багышланган әдәби сәгатьтә катнашты. Әдәби чара Лев Толстойның 190 ел тулуына багышланган иде.
Китапханә хезмәткәре, Людмила Никонова балаларны классик иҗаты белән таныштырды, аның әдәби мирасы турында сөйләде. Приют карамагындагы балалар зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирде, викторинада катнашты, үзләре укыган әсәрләр турында сөйләде.