"Өмет чаткысы" балалары янына Кыш бабай килде

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар янына Арча педагогика көллиятенең 212 нче төркеме студентлары килде. Алар Яңа ел тамашасы концерты тәкъдим итте.

Студентлар балаларны концерт чыгышлары белән сөендерде, «тере» артистлар популяр җырлар башкарды. Балалар һәм ата-аналар программаны зур кызыксыну белән тыңлады һәм карады. Барлык артистлар да карнаваль һәм милли костюмнардан иде. Студентлар үзәк карамагындагылар белән төрле күңел ачу уеннары уйнады. Шулай ук балалар Санта – Клаус, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очраштылар, бу исә балаларда зур соклану уятты. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләде һәм татлы бүләкләр алды.

Үзәк карамагындагылар студентларга һәм төркем җитәкчесе Гөлфия Габдулфат кызына чын күңелдән рәхмәт белдерде. Мондый чаралар балаларны тәрбияләүгә, мәдәниятне һәм халык традицияләрен саклауга һәм үстерүгә нәтиҗәле йогынты ясый, шулай ук кәефне күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International