12 июньдә, Россия көнендә, Мамадыш муниципаль районыннан биш күпбалалы гаилә цирк тамашасында булды. Алар «Мирас (Наследие)» дигән уникаль татар милли спектаклен карадылар.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы Чувашия башкаласы – Чебоксар шәһәре буйлап мавыктыргыч сәяхәттә булды. Сәфәр профсоюз көче белән оештырылды һәм учреждение хезмәткәрләренә бик күп якты тәэсирләр бүләк итте.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагы балалар Түбән Кама шәһәренең комплекслы музеенда булдылар. Чараны социаль педагог Алена Овсейчик оештырды.
16 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Сайлаулар турында» викторинасы үткәрделәр. Чара Инвалидлар хокуклары буенча конвенция белән танышуга юнәлдерелгән.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә патриотик-танып белү чарасы узды, анда бәйрәм традицияләре һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Шулай ук дәүләт символикасына ихтирамлы мөнәсәбәт турында сөйләштеләр.
12 июнь Әлмәт муниципаль районыннан алты күпбалалы гаилә өчен үзенчәлекле көн булды. «Ел хәйриячесе» конкурсына йомгак ясау кысаларында алар Казан дәүләт циркында онытылмаслык көннән ләззәт алдылар.
16 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен бадминтон буенча марафон үткәрелде. Чараның максаты – яшьләрнең хәрәкәт активлыгын һәм социаль адаптациясен арттыру.
Корбан бәйрәме узган булса да, изге гамәлләр дәвам итә. Мәсәлән, Әлмәт районында Җиһаншиннар гаиләсе ярдәмгә мохтаҗларга булыша. Хәйриячеләр «Опека» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәтләр алучы гаиләләргә, шулай ук өйдә социаль хезмәтләр алучыларга корбан ите тараталар.
Балтач районында «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2017 елдан Идея Жилина яңа гаиләгә тәрбиягә алынган. Ул Маргарита Васильева гаиләсендә яши.
Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «ПРОФинансики» программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Финансия иленә сәяхәт» уены узды. Программаның максаты – финанс агартуга ярдәм итү һәм финанс грамоталылыгын арттыру өчен кирәкле мотивация тудыру.