Балтач районында «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2017 елдан Идея Жилина яңа гаиләгә тәрбиягә алынган. Ул Маргарита Васильева гаиләсендә яши.
«Наз» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре ай саен өлкән яшьтәге кеше янына килеп, аның яшәү һәм карау шартларыннан канәгатьме-юкмы икәнен беләләр, тәкъдимнәр алалар.
Хатирәләр терапиясе һәм кинотерапия барышында Идея Жилина үзенең мавыгулары турында сөйли. Әңгәмәләр аңа ышаныч һәм оптимизм хисе бирә, эчке тынычсызлык юкка чыга.
Өлкән яшьтәге хатын-кыз сүзләренчә, аңа ярдәмчесе белән бик тә бәхет елмайган – Маргарита Васильева бик игътибарлы һәм яхшы күңелле. Алар бергә иске җырлар җырлыйлар, совет фильмнарын карыйлар.