«Изгелек» үзәгендә «Сайлаулар турында» викторинасы узды

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

16 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Сайлаулар турында» викторинасы үткәрделәр. Чара Инвалидлар хокуклары буенча конвенция белән танышуга юнәлдерелгән.

Белгеч социаль хезмәт алучыларны заманча сайлаулар үткәрү формалары, аларның өстенлекләре, гражданнарның сайлау хокуклары белән таныштырды. Аннары интеллектуаль уен темасын яңгыраттылар – «РФ сайлау хокукы һәм сайлау процессы». Уенда катнашучылар кызыксынып биремнәрне үтәделәр һәм сайлау хокукы турындагы сорауларга җавап бирделәр. Һәр дөрес җавап өчен катнашучылар фишкалар алдылар, ә чара ахырында аларны санадылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр.

Чарада 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International