Күпбалалы гаиләләр өчен онытылмас көн

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

12 июнь Әлмәт муниципаль районыннан алты күпбалалы гаилә өчен үзенчәлекле көн булды. «Ел хәйриячесе» конкурсына йомгак ясау кысаларында алар Казан дәүләт циркында онытылмаслык көннән ләззәт алдылар.

Чара «Гаилә» милли проектына һәм аның составына керүче «Күпбалалы гаилә» федераль проектына багышланган иде. Чарада катнашучылар матур цирк тамашасының һәм уникаль «Мирас (Наследие)» спектакленең тамашачылары булдылар. Мавыктыргыч тамашадан соң кунаклар төшке ашка чакырылды.

Квота нигезендә катнашучыларга бүләк сертификатлары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International