«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә финанс уены уздырдылар

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «ПРОФинансики» программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Финансия иленә сәяхәт» уены узды. Программаның максаты – финанс агартуга ярдәм итү һәм финанс грамоталылыгын арттыру өчен кирәкле мотивация тудыру.

Чара барышында катнашучылар станцияләр буйлап йөрделәр һәм, биремнәрне үтәп, хәзинә сандыгына ачкычлар таптылар. Балалар «Финанс мәктәбе», «Икътисади табышмаклар», «Акча», «Гаилә бюджеты», «Товар склады» кебек станцияләрдә булдылар. Балалар барлык сынауларны уңышлы үтәделәр, бергәләп карарлар кабул иттеләр, дус булдылар һәм үзара оста килештеләр.

Соңыннан балалар белән узган уеннар турында рефлексия үткәрелде. Һәр бала өчен финанс белеме – уңышлы киләчәкнең нигезе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International