12 июньдә, Россия көнендә, Мамадыш муниципаль районыннан биш күпбалалы гаилә цирк тамашасында булды. Алар «Мирас (Наследие)» дигән уникаль татар милли спектаклен карадылар.
Балалар һәм өлкәннәр өчен кабатланмас атмосфера тудырылды. Шулай ук гаиләләргә сертификатлар тапшырылды. Аннары барысын да бәйрәм ашына чакырдылар.