Корбан бәйрәме узган булса да, изге гамәлләр дәвам итә. Мәсәлән, Әлмәт районында Җиһаншиннар гаиләсе ярдәмгә мохтаҗларга булыша. Хәйриячеләр «Опека» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәтләр алучы гаиләләргә, шулай ук өйдә социаль хезмәтләр алучыларга корбан ите тараталар.
«Бу игелек һәм юмартлык авыр тормыш хәлендә калганнарның тормышын җиңеләйтеп кенә калмыйча, барыбызга да үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген искә төшерәчәк», – диләр «Опека» үзәгендә.