ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Әлмәттә иҗтимагый яклау идарәсенең 2018нче елдагы эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды. Анда узган хисап җыелышында Әлмәт районы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, район Ветераннар шурасы рәисе Василий Самойлов, район һәм шәһәр инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләлә Гайфуллина, шулай ук иҗтимагый хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы "Әлмәт икмәге" ҖЧҖ 58 хезмәткәр алдында 936,0 мең сумлык бурычын кайтарды.

25 гыйнварда "Союз-Агро" хуҗалыгының Актүбә комплексы Мега-фермасы территориясендә өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара узды.

 

Узган җомгада Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырды.

2019 елның 25 гыйнварына Татарстанда беренче бала тапкан 91 яшь ана һәм өченче баласы туган 24  хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

25 нче гыйнвар көнне Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек  һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Зәй районында эш сәфәрендә булды.

Балтачның Кариле  авылында яшәүче Сабиров Газим Сабир улына 25 гыйнвар көнне 90 яшь тулды.

25 гыйнварда Буа медицина училищесында шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган уку һәм эш урыннары ярминкәсе узды.


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Яр Чаллы шәһәре  мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре үзәкнең  мәгълүмати залында үткән вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International