25 гыйнварда "Союз-Агро" хуҗалыгының Актүбә комплексы Мега-фермасы территориясендә өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара узды.
Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылган чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы М. Шәйдуллин да катнашты.
"Түгәрәк өстәл"нең төп темасы - эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, аграр тармакка эшләү өчен яшь кадрлар җәлеп итү. Әлеге очрашу Татарстан Президенты тарафыннан Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгән 2019 елда гамәлгә ашырыла торган беренче чара булды.
Заманча сөт комплексы продукция генә түгел, халыкны эш белән тәэмин итә. Биредә 115 кеше эшли, аларның 101е – эшче.
Икътисадның аграр секторындагы кадрлар проблемасын хәл итү, яшь кадрлар җитештерүне тәэмин итү хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан игътибар үзәгендә тора, шуңа күрә мәшгульлек үзәгенең хезмәттәшлек турындагы тәкъдиме шунда ук кабул ителде.
Укучылар өчен терлекчелек комплексы буенча экскурсия оештырылды.
Махсус халат һәм бахиллар киеп, балалар предприятиенең барлык җитештерү циклы белән таныштыл, ындыр табагында, тукландыру мәйданчыгында булдылар, сыер саву процессын күзәттеләр.
Мега-ферма белгечләре балаларга терлекләрне тоту һәм карау, эш шартлары, хуҗалыкта ихтыяҗ зур булган белгечлекләр турында сөйләде.
"Авыл хуҗалыгы – үзенчәлекле тармак. Яхшы белгеч булу гына аз, җитештерү өчен җан атып торырга кирәк. Шул вакытта нәтиҗәләр дә яхшы булачак," – диде балаларга "Союз-Агро" ҖЧҖ җитәкчесе Р. М. Вафин.
Чараның икенче өлешендә, "түгәрәк өстәл" барышында укучылар "Мегаферма" җитәкчесе һәм белгечләренә, район башлыгы М. Шәйдуллинга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Чара бик җанлы һәм кызыклы үтте.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре сүзләренә караганда, мондый форматтагы чаралар кирәк, чөнки үсеп килүче буынга авыл хуҗалыгы үсешен үз вакытында күрсәтү бик мөһим, тармакка яңа технологияләр килә, аграр секторда эшләргә мөмкин һәм кирәк. Яшүсмерләрдә авыл хуҗалыгы өлкәсенә карата мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү, аграр тармак профессияләрен аңлы рәвештә сайлау мөһим.
Мәшгульлек үзәге тарафыннан җирле хакимият органнары, уку йортлары һәм эш бирүчеләр белән берлектә үткәрелә торган эшче һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыру буенча һөнәри юнәлеш бирү эше үз нәтиҗәләрен бирә.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Азнакай районы мәктәпләренең 10 чыгарылыш сыйныф укучысы алга таба авыл хуҗалыгы юнәлешен сайлаган.
"Союз-Агро" ҖЧҖдә үткәрелгән "Түгәрәк өстәл" нәтиҗәләре буенча 11 укучы аграр һөнәрләр белән кызыксынды.