Чаллыда яшәүче 100дән артык кеше вакансияләр ярминкәсенә килде

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Яр Чаллы шәһәре  мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре үзәкнең  мәгълүмати залында үткән вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.

Чараның эшендә шәһәрнең 12 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашты. Шулардан: МУО “Электр транспорты”, ҖЧҖ “Электр транпорты”, ПАҖ “КАМАЗ” Логистик үзәге, ҖЧҖ ”ХАЙЕР ФРИДЖ РУС”, ҖЧҖ “СодексоЕвроАзия”, ААҖ “Горзеленхоз”, ҖЧҖ “Спец Стальконструкция”, Тимер юл транспортының Ульяновск отряд филиалы ФДО Ведомствоара сак хезмәте һәм башкалар.

Эш бирүчеләр 92 вакантлы эш урыны  тәкъдим итте: логистика эшләре  операторы, транспортировщик, сыйфат  тикшерүче, слесарь-инструментчы,  аш бүлмәсе эшчесе, пешекче, камыр эшләнмәләре  остасы, юл монтеры, трамвай  йөртүче, кондуктор, автомобиль ремонтлау буенча слесарь, укчы-сакчы, торба салу җайланмасы машинисты, токарь, слесарь-ремонтчы, баш инженер, икътисадчы, хисапчы, хуҗалык эшчесе һәм  башкалар.

Ярминкәгә килүчеләр игътибарына Яр Чаллы  мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары  тупланмасы тәкъдим ителде, бүгенге  көндә анда  барлыгы 3900 вакантлы эш  урыны теркәлгән.

Эш бирүчеләргә дискриминация  характерындагы мәгълүматны таратмау турында тупланма өләшенде,  шулай ук Яр Чаллы мәшгульлек үзәге  тормышка ашыручы мәшгульлек  программалары турында сөйләнелде.

Ярминкәгә барлыгы 113 кеше килде, шуның 15енә алга таба эшкә урнашу  өчен ярминкәдә катнашкан оешмаларга юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International