25 нче гыйнвар көнне Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Координация советы эшендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге, ТР буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы, прокуратура, министрлык вәкилләре, шулай ук республиканың профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Утырышта хезмәт хакын түләү, Казан, Әлмәт һәм Яшел Үзән муниципаль районнары территориясендә урнашкан дүрт бурычлы оешманың иминият взнослары һәм салым түләүләре турындагы мәсьәләләр каралды.
Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятиеләр бурычларын билгеләнгән вакытка кадәр түләп бетерү шарты белән Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.