Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Зәй районында эш сәфәрендә булды.
Министр Зәйдәге социаль учреждениеләр эшчәнлеге белән кызыксынды. Алар район башлыгы Разиф Кәримов белән берлектә шәһәрдәге барлык социаль учреждениеләрне карап, “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучылар белән аралаштылар.