25 гыйнварда Буа медицина училищесында шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган уку һәм эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада өч уку йорты вәкилләре: Социаль белем бирү академиясе, Буа ветеринария техникумы һәм Буа медицина училищесы вәкилләре, шулай ук районның оешма һәм предприятиеләре вәкилләре һәм Буа һәм Буа районы мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары катнашты.
Ярминкәгә барлыгы 95 кеше килде. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сораулар бирде, аларга уку йортлары җитәкчеләре тарафыннан тулы җаваплар әйтелде.