Балтачта юбилярны котладылар

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Балтачның Кариле  авылында яшәүче Сабиров Газим Сабир улына 25 гыйнвар  көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы  урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Алмаз Рамазанов, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова,   Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән  җәмгыять профсоюз комитеты рәисе  Лилия Бариева юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Алар юбилярга Россия Президенты В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International