Бөгелмә укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Узган җомгада Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырды.

Бу юлы 12нче мәктәпнең 9 сыйныф укучылары Бөгелмә локомотив депосында булды. Балалар музейга килде һәм тимер юл белән тыгыз бәйләнгән шәһәр турында күп кенә яңа фактлар белделәр. Биредә алар роликлар карады, кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Шулай ук балалар депоның контроль пунктларын тамаша кылды, махсус тренажерда үзләрен тепловоз машинисты ролендә сынап карадылар.

Чарада барлыгы 11 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International