ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә Ионна Кронштадт исемендәге изге бина каршындагы Якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үз карамагына алган “Балкыш” социаль приют учреждениесендә, балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кечкенә принц” әкиятеннән өзек күрсәттеләр.

Быел Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар тернәкләндерү үзәге  социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грант отты. 

13 нче февраль көнне Кукмара районы "Шәфкатьлек" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Елмаю һәркемгә җылык бирә" дигән спорт ярышлары узды. Ярышларда I һәм II коррекцион төркем командалары катнашты.

Менделеевск "Өмет яры " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны кисәтү буенча иң яхшы социаль-тернәкләндерү эшен оештыру буенча республика конкурсында җиңү яуды.

Китап кешене гомер буе озатып бара. Кем өчендер бу - китапханәдәге  борынгы “дуслар”, ә кемдер яраткан әсәрләрен киштәдән ала.

 

Әлмәт «Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар белән «Психологик ярдәм һәм авыр хәлләрдә ярдәм итү, һәр аерым очрак буенча киңәшләр булдыру» исемле дәрес үткәрелде.

19 февральдә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак.

14 февральдә Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак, анда район һәм Октябрьский шәһәре предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак.

6 февральдә Балтачның "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә барды.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

6-8 февральдә "Казан ярминкәсе" ААҖ территориясендә " Мәгариф. Карьера" күргәзмәсе ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International