6 февральдә Балтачның "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә барды.
Экскурсияне бүлек җитәкчесе Э.Перемечев үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырды, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте, соңгы айда булган янгыннар турында сөйләде.
Экскурсия барышында Эдуард Николаевич янгын вакытында коткаручылар кия торган махсус киемнәр, янгын сүндерү машиналары җиhазландырылган hәм юл-транспорт хәлакәте вакытында кулланыла торган җайланмалар турында сөйләде.
Бу экскурсия тернәкләнү узучыларда зур кызыксыну уятты, коткаручы hөнәренә хөрмәт тәрбияли.