19 февральдә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак.
Эш эзләүче казанлыларга үз вакансияләрен; Татарстан Республикасы буенча 6 нчы номерлы Федераль салым хезмәте районара инспекциясе, «Таттелеком» ГАҖ, «Лента» ҖЧҖ, «ашыгыч чакырулар хезмәте-112» ТР ДБУ, «Казан төзелеш материаллары комбинаты» АҖ тәкъдим итәчәк.
Мини-ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: оператив кизү, чималны, ягулыкны һәм дивар эшләнмәләрен төяүче, сәүдә залы кассиры, экскаватор машинисты,элемтә-үзәк операторы, телемаркетинг бүлеге операторы һ.б.
Чара 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһ., Журналистлар ур., 13А.
Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай.