Социаль хезмәт алучылар спорт чараларында актив катнаша

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

13 нче февраль көнне Кукмара районы "Шәфкатьлек" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Елмаю һәркемгә җылык бирә" дигән спорт ярышлары узды. Ярышларда I һәм II коррекцион төркем командалары катнашты.

Балалар үз командаларына исем һәм девизларын уйлап тапты, төрле уеннарда катнашты,  көч сынаштылар. Спорт ярышларында катнашучылар көч, җитезлек һәм чыдамлык кына түгел, командада эшли белүләрен дә күрсәтте.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында дартс уены буенча спорт ярышы оештырылды.

Ярышларның төп максаты  -уеннарны популярлаштыру һәм интернатта яшәүчеләрне физик культура белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. Уен катнашучыларда хәрәкәтне, төгәллекне җайга салырга ярдәм итә. Билгеле бер дәрәҗәдә уен хәрәкәтчән, организмга мускулларын үстерергә этәргеч булып тора.

Бүген интернат-йортта яшәүчеләр “Раунд” уенын уйнады. Аның төп максаты - тәртип буенча бишкә кадәр саннарга бәрү. Катнашучылар бер-берсен өйрәттер, яңа уенчыларга уенның дөрес техникасын күрсәттеләр.

Бу катлаулы бурычны беренче булып Николаев Николай үти алды. Нәкъ менә ул әлеге турнирда җиңүче булды. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова "Күңелле стартлар!"  дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, коллективизм хисләрен үстерү һәм уңай эмоцияләрне арттыру. Спорт чарасы ярыш формасында үткәрелде. Катнашучылар ике командага бүленде.  Туп, кыршау, теннис ракеткалары һәм гимнастика таяклары белән төрле эстафеталар уңышлы узды. Чарада 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International