14 февральдә Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак, анда район һәм Октябрьский шәһәре предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак.
Чара барышында эш эзләүчеләр тәкъдим ителгән вакансияләр белән таныша һәм эшкә урнашу өчен юнәлешләр ала алачак.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район мәдәният йортында түбәндәге адрес буенча узачак: Урыссу ш.т. п., Урыссу ур., 60 йорт.