Әлмәт «Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар белән «Психологик ярдәм һәм авыр хәлләрдә ярдәм итү, һәр аерым очрак буенча киңәшләр булдыру» исемле дәрес үткәрелде.
Төркемнең тасвирламасы: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары. Дәрестә 5 кеше катнашты.
Дәреснең максаты баланың авыруы белән бәйле рәвештә хисси уңайсызлыкны киметүгә, психологик киеренкелекне төшерүгә һәм эчке каршылыкларны хәл итүгә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналарның уңай хиссиятен булдыруга юнәлдерелгән.
Дәрес дәвамында төрле уеннар үткәрелде:
1. «Әйдә, исәнләшәбез һәм танышабыз»: дәрескә карата ата-аналарның һәм балаларның уңай кәефен булдыру өчен.
2. «Үз таҗыңны тап»: өлкәннәрне һәм балаларны берләштерү, уртак эшчәнлеккә кызыксыну уяту өчен.
3. Мандал-терапия кулланылган иҗади дәрес: психологик киеренкелекне киметү һәм катнашучыларда арт-терапия алымнары ярдәмендә эчке каршылыкларны чишү, киләсе уеннар өчен уңай чыганак булдыру өчен.
4. «Чыпчыклар гаиләсе» исемле әкияти уен.
5. «Хисләр» исемле күнегү.
Шулай ук «Гаилә ялы» исемле әңгәмә үткәрелде. Бу дәрестә һәр катнашучы үзе өчен авыр хәлләрдә төрле карарлар кабул итү ысулларын ача алды.
Дәрес ахырында катнашучылар очрашуда нәрсәнең файдалы булуы турында үзләренең тәэсирләре белән уртаклашты, нәрсәне ошатулары, кайсы алымнарны үз балалары белән кулланырга мөмкин булуын аңлатып, үз теләк-фикерләре белән бүлештеләр.