Менделеевск "Өмет яры " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны кисәтү буенча иң яхшы социаль-тернәкләндерү эшен оештыру буенча республика конкурсында җиңү яуды.
Балалар белән рәхимсез мөгамәләнең теләсә кайсы төре төрле нәтиҗәләргә китерә, баланың физик сәламәтлегенә генә түгел, психик сәламәтлегенә дә зыян. Шуны истә тотып, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Бәхетле балачак" дигән социаль программа әзерләде, аның максаты – балаларга ә ярдәм итү.
Җиңүче программасы 2018 елның декабрендә уңышлы старт алды һәм бүлектә бүген дә тормышка ашырыла. Программа кысаларында арт һәм фототерапия тренингы элементлары белән төркемле дәресләр каралган. Бүгенге көндә дәрестә теге яки бу төр җәбер-золым белән очрашкан сигез балигъ булмаган бала катнаша.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, үзәк белгечләре ел саен төрле республика конкурсларында катнаша һәм соңгы ун елда учреждение 20 дән артык җиңү яулады.