“Балкыш” социаль приютында бүләкләр алырга гына түгел, ә бирергә дә өйрәтәләр

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Ионна Кронштадт исемендәге изге бина каршындагы Якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үз карамагына алган “Балкыш” социаль приют учреждениесендә, балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кечкенә принц” әкиятеннән өзек күрсәттеләр.

Якшәмбе мәктәбендәге артистлар бик тырышты: җырладылар, биеделәр һәм үзләренең рольләрен чын күңелдән башкардылар.

"Кечкенә артистлар көче белән сәхнәләштерелгән тамаша гади формада тормышның акыллылык төшенчәсен ачып бирә, яратырга, планетар масштабында фикер йөртергә өйрәтә, ә "Кечкенә принц" геройлары безне әйләнә-тирә дөнья вәкилләре белән аралашудагы гамәлләре өчен җаваплылык һәм кайгыртучанлык тәрбияләргә чакыра" - дип үз хис-тойгыларын уртаклашты спектакльне караганнан соң приют тәрбиячесе Анжелика Пушкова.

“Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют учреждениесендә тәрбияләнүчеләр ел саен “Китапханәгә яңа китап бүләк ит” дип исемләнгән бөтенроссия акциясендә катнашалар.

Быел да “Китап дөньясының тылсымы” программасы буенча эшләү кысаларында гаилә-китапханәләрне рухи яктан баету аның бер юнәлеше булып тора. Балалар һәм әти-әниләр 5 нче номерлы шәһәр китапханәсенә китаплар буләк итәргә булды. Акцияне оештыручылар балалардан китаплар кабул итеп кенә калмады, ә китапханә заллары буенча экскурсия дә үткәрде.

“Китап - яхшы буләк. Бу акция ярдәмендә балаларның китапханәгә йөрергә кызыксынулары барлыкка килер дип - без ышанабыз”, - дигән фикердә Түбән Кама муниципаль районындагы “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячеләре: Галия Зайцева, Светлана Козлова, Антонина Иванова , Гульназ Курмакаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International