Татарстанда "Үзеңә дус тап!" масса-күләм акция башланды

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында министр урынбасары Юлия Абдреева рәислегендә киңәшмә узды. Очрашуның төп максаты волонтерлар һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында хезмәттәшлекне даими нигездә оештыру.

Киңәшмәдә республика ресурс үзәге директоры М.Горшунова, директор урынбасары И. Милюков, Үзәк хезмәткәрләре, Акылга зәгыйфь балалар өчен Дербышкино балалар интернат-йорты өлкән тәрбиячесе В.Медведева һәм Татарстанның волонтерлар отрядлары һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Юлия Абдреева волонтерлар алдында торган бурычларны билгеләде. Шулай ук хезмәттәшлек турында килешү, бару графигы, транспорт белән тәэмин итү, волонтерларда медицина кенәгәләре булу турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International