Эбру техникасы мөмкинлекләре чикләнгән балаларда танып белү һәм иҗат сәләтләрен үстерә

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта усешендэ кимчелеклэр булган баларны тернәкләндерү һәм коррекцияләү өлкәсендә төрле арттерапевтик технологияләр куллану зур әһәмияткә ия.

Югары Ослан районында "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ЭБРУ техникасын актив куллана – суда рәсем ясау, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү. Эбруның терапия эффекты психофизик халәткә сәнгать буларак гармония, үстерү һәм релаксация йогынтысына һәм баланың шәхси үсешенә нигезләнгән.

Балалар үзләренең фантазиялэрен һәм иҗади мөмкинлеклэрен кулланып, тырышлып  рәсем ясый. Ата-аналар  балаларының эшләрен  шатланып күзәтә.

"Эбру техникасын куллану безнең өчен төгәл форма, шулай ук картиналарны күзаулауга  юнәлтелгән. Бу  үз-үзеңне тикшерү күнекмәләрен үстерүне, шулай ук абстракт фикерләү,  моторика,  рәсем өслегенә ориентлаша белүне таләп итә", - ди гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International