Декоратив-гамәли сәнгать халык осталарының хезмәтенә хөрмәт тәрбияли

2019 елның 1 марты, җомга

Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 1нче март көнне ачык дәрес узды.

Анда балалар тәрбияче Н.Савайтан белән декоратив-гамәли сәнгатенең әкиятм дөньясына чумдылар. Дәрестә балалар декоратив бизәк ясаучы һөнәре белән танышты. Аннары узләре бизәк ясаучы булырга хыялландылар. Һәрберсе иң якты һәм матур төсләрне сайлап, Матрешканың сарафанын бизәделәр. Нәтиҗәдә бик матур киемле матрешкалар әйлән-бәйләне килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International