27 нче февральдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча компьютер тесты үткәрде.
Компьютер тестлары индивидуаль формада "Юнәлеш" методикасы буенча узды. Тест нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да бәяләмәләр бирелде һәм профессиограммалар белән махсус эшләнгән методик әдәбият тәкъдим ителде.
Чарада 35 яшьтән 70 яшкәчә булган 6 кеше катнашты.