Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында малайлар арасында профилактик әңгәмә уздырылды.
Әңгәмә барышында тәрбияләнүчеләргә терактан башка бәхетле тормыш турында презентация күрсәттеләр.
Үткәрелгән әңгәмәдән соң балаларга рәсем ярдәмендә терроризмга мөнәсәбәтен белдерергә тәкъдим иттеләр. Соңыннан балалар иҗат эшләреннән күргәзмә оештырылды.