Бүген Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча эшсез гражданнарның беренче төркеме һөнәри белем алуга кереште. Яңа белемне алар “Электр җиһазларны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер” юнәлеше буенча алачак.
Төркемдә ун кеше. Һәркайсының эшсез калу сәбәбе төрле. Кемдер предприятиедә хезмәткәрләрне кыскарту аркасында эшсез калган, берничә кеше заводта сезонлы эшләр тәмамланып, хезмәт килешүе вакыты чыкканга мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Биредә аларга һөнәри белем алырга яки профессиональ әзерлеген арттырырга тәкъдим иттеләр.
Электромонтер һөнәренә зәйлеләр өй ай укыячак. Уку дәверендә аларга стипендия түләнәчәк һәм матди ярдәм күрсәтеләчәк. Курс тәмамлангач, таныклык тапшырылачак.
Лениногорск мәшгульлек үзәге сигез эшсез гражданнарны хезмәт базарында сорала торган һөнәр буенча укуга җибәрде. Алар “Скважиналарга капиталь ремонт борулаучысы ярдәмчесе”, “СЕ” категорияле машина йөртүче”, “Чәчтараш” кебек һөнәрләр буенча укыячак.
Быел мәшгульлек үзәге юлламасы буенча һөнәри укытуларны, квалификация үстерү буенча укуларны 120 эшсез граждан үтәчәк.
Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү төбәкара агентлыгы"ның Яшел Үзән филиалы базасында "Персонал буенча менеджер" һөнәре буенча төркем ачылды.
Укуга эшсез саналучы 15 кеше кереште. Уку дәвамында курс тыңлаучылар хезмәт законнарын, эшлекле аралашу нигезләрен өйрәнәчәк, документ белән эшләү, хезмәт килешүләре, контрактлар төзү һәм рәсмиләштерү күнекмәләре алачаклар. Имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң курс тыңлаучыларына билгеләнгән үрнәктәге документ тапшырыла.