"Ышаныч"тагылар рәсем конкурсында катнашты

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

9 март көнне беренче космонавт Юрий Гагаринның  85 еллыгы билгеләп үтелде. Әлеге исем батырлык һәм каһарманлык, космик чор символы булып тора.

Социаль яктан әһәмиятле Бөтенроссия проектларының берсендә Яр Чаллы шәһәренең "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары да актив катнашты. Россиянең яшь рәссамнары сәнгать конкурсының беренче этабына 79 балигъ булмаган бала 90нан артык эш тәкъдим итте. Учреждениедә оештырылган күргәзмәдә нәни рәссамнарның иҗаты урын алды.

Шулай ук балалар 3 нче урта мәктәптә урнашкан космонавтика музеенда да булды. Музей җитәкчесе Валентина Анатольевна космосны өйрәнү, фәнни-техник прогреста зур роль уйнаган кешеләр турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Кунаклар Юрий Гагаринның биография фактлары белән танышты, музей экспонатларын бик теләп карады.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтүгә ярдәм итә, үз иле өчен горурлык һәм тормышын галәмне өйрәнүгә багышлаган кешеләргә хөрмәт хисләре тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International