"Кояшкай" үзәге һәм Мамадыш интернат-йортында бәйрәм чаралары

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 7 мартта бәйрәм тантанасы оештырылды.

Җыр укытучысы Н.Городилова һәм тәрбияче Г.Гыйләҗетдинова, психолог Г.Сәлиманова әзерләгән чара Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган. "Кояштан  - җылы, әнидән  - игелек" исемле күңел ачу чарасы һәркемнең күңеленә хуш килде. Бу бәйрәм көнендә матур сүзләр һәм теләкләр, җырлар һәм биюләр  - барысы да  хатын-кызларга багышланды.  Амелия Мөхәммәтгалиева әниләр турында җыр башкарды, Арина шигырь сөйләде, балалар үзләрен яхшы ярдәмчеләр итеп күрсәтте.   

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне котларга Шәдче мәктәп укучылары һәм Мәдәният йорты артистлары килде. Алар татар һәм рус җырларын башкарды, шулай ук халык  һәм эстрада биюләрен күрсәттеләр. Концерттан барысы да шат һәм  канәгать калды, артистлардан ешрак килүләрен үтенделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International