Волонтер сафлары киңәя

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Буменранг" волонтерлык командасы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Приютның иң актив укучылары волонтерлар булды.

Команданың үз сөйләмнәре, гимны, эмблемасы бар. Алар  "Бумеранг алга оча, яхшылык  – яхшылык белән кайта" сүзләрен, үзләренә шигарь итеп алганнар.

Волонтерларның нәтиҗәле эшен оештыру максатыннан "Кама таңнары" приюты һәм балалар иҗаты үзәге арасында ирекле волонтерлык хәрәкәте өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде, шулай ук уртак эш планы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International