Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен компьютер сыйныфында бәйрәм презентацияләре булдыру дигән мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: компьютер грамоталылыгын арттыру, иҗади сәләтне үстерү.
Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларны Power Point программасы белән таныштырды, слайд-презентациясе ясау юлларын күрсәтте. Сурәтләрне һәм слайдны, шрифт сайлау һәм исем куйганда Word Art программасын куллануны да аңлатты.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар үзләре дә слайд-презентациясен төзи алды һәм экраннан карадылар. Соңыннан катнашучылар үзләренең уңай фикерләре белән уртакашты. Алар киләчәк бәйрәмдә, якыннарының туган көненә слайд-презентациясен төзергә әзер булуларын әйтте.
Чарада 7 кеше катнашты.