"Веста"да "Үзгәреш җиле" клубы эше дәвам итә

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Түбән Каманың "Веста" үзәге белгече закон белән каршылыклары булган дүрт яшүсмер арасында "Үзеңне кабул итү" темасына төркемле дәрес үткәрелде.  "Үзгәреш җиле" клубы кысаларында оештырылган дәреснең максаты үз-үзеңә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү һәм үз үзенчәлегеңне аңлау.

Дәрес башында катнашучылар бер-берсен сәламләде һәм төркемдә катнашкан һәркем өчен мәҗбүри булган кагыйдәләр турында сөйләделәр. Аннан соң балалар берничә күнегү үтәде, фикер алыштылар. Дискуссия бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.

Дәрес ахырында "Комплимент" күнегүе оештырылды, аның барышында һәр катнашучы башкаларга якын килеп аның исемен атады, аңа комплимент ясады яки теләк белдерде. Әлеге күнегү барлык катнашучыларның да кәефен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International