Бүген Әлмәтнең халыкны социаль яклау идарәсе, "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчелеге административ бинадан хезмәткәрләрне һәм шул учреждение клиентларын эвакуацияләүне оештырды.
Чараның максаты: хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен тиз арада эвакуацияләүне оештыру.
Уку-укыту чараларына барлыгы 67 кеше җәлеп ителде. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча идарәнең Әлмәт филиалы башлыгы Т.Беляев тренировка нәтиҗәләрен канәгатьләнерлек дип бәяләде.