Түбән Камада азат итүгә әзерләнүче гражданнар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара узды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Түбән Камада халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Мобиль офисы  азат итүгә әзерләнүче гражданнар белән очрашты.

Очрашу барышында катнашучыларга мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр, эшсез һәм эш эзләүче буларак гражданнарны теркәү тәртибе, эшкә урнашу өчен махсус программалар һәм һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләделәр. Гражданнар Түбән Кама муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмаларының актуаль вакансияләр белән таныштылар.

Шулай ук ИК-4 ФКУ белешмә-консультация пункты мәгълүмати брошюралар һәм "Эш бирүче белән телефон сөйләшү", "Шәхси резюме төзү" буклетлары белән тулыландырылды.

Әңгәмәдә төзәтү-хезмәт учреждениесеннән азат итүгә әзерләнүче 23 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International