Теләче районындагы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре исәптә торучылар арасында фотоконкурсы игълан итте.
“Минем республикам елмаюы” дигән фотоконкус ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Барлык катнашкан балалар да үзләренең фотоларын китерде. Алар үзләренең туган якларына, ватанга мәхәббәт белән бәйле иң якты фоторәсемнәре белән уртаклаштылар.
Фотоконкурсның максаты: туган республикага, аның тарихына һәм мәдәниятына мәхәббәт белдерү. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә стенд ясалды. Конкурста катнашкан барлык балалар да призлар алды.