Югары Осланда “Аистенок” клубы дәресләре

2019 елның 29 марты, җомга

Югары Осландагы “Өмет уравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә йөкле хатыннар өчен район сырхауханәсе белгечләре белән бергә оештырылган “Аистенок” клубы биш елдан артык эшли.  

Әлеге эшнең максаты - йөкле хатын-кызларны ата-ана хокукларын гамәлгә ашыруның хокукый базасы белән таныштыру, гаилә һәм балаларга дәүләтнең социаль ярдәме турында мәгълүмат җиткерү.

Март аенда клубның чираттагы дәресе узды, район сырхауханәсенең акушер-гинекологы “Йөклелек вакытында хатын-кызлар организмы” дигән темага әңгәмә үткәрде. Ул булачак әниләрне хатын-кызларның бала яралган көннән алып, туганчыга кадәр репродуктив системасы анатомиясе белән таныштырды. Хәвефле сигналларны ничек белергә һәм нинди очракларда  кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.

Социаль педагог Екатерина Климовская булачак әниләрне 2019 елдагы түләүләр һәм ташламалар белән таныштырды. Авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү темасына аерым игътибар бирелде. Барлык катнашучыларга үзәк белгечләре тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды.

“Аистенок” клубының даими дәресләре нәтиҗәсендә булачак әниләр медицина мәсьәләләре буенча гына түгел, ә гаилә һәм балаларга дәүләттән бирелүче социаль ярдәм чаралары турында да тулы мәгълүмат алалар. Шулай ук хокукый база, ата-ана хокукларын гамәлгә ашыру юллары белән танышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International