Лениногорск мәшгульлек үзәге өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын арттыру һәм ярдәм итү программасы, шулай ук “Демография” милли проектын тормышка ашыру уңаеннан, пенсия алды яшендәге гражданнарны һөнәри укытуга һәм өстәмә һөнәри белем бирүгә чакыра.
Төрле муниципаль учреждениеләрдәге һәм юридик оешмалардагы 1959, 1960,1961, 1962, 1963 елгы ир-атлар һәм 1964,1965,1966, 1967, 1968 елгы хатын-кызлар укуларда укый ала.
Укытулар бюджет хисабына башкарылачак (юридик оешмалар өчен субсидия түләү юлы белән).
Укытулар һөнәри һәм өстәмә һөнәри төрле программа (белгечлекләр) буенча, пенсия алды яшендәге гражданнарның теләкләрен искә алып, укытылачак.
Тулырак мәгълүматны Лениногорск мәшгульлек үзәгендә алырга мөмкин. Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 51нче йорт. 8нче кабинет.
Телефон: : (885595) 5-59-07.