1 апрельдә Имаметдин Гәрәев үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 50 елдан артык социаль өлкәдә хезмәт куя. И. Гәрәев ярты гасыр Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортын җитәкли.
Имаметдин ага Гәрәев 1969 елдан учреждение җитәкчесе. Ул җитәкчелек иткән чорда интернат-йорт гадәти балалар йортыннан акылга зәгыйфь балалар өчен тернәкләндерү учреждениесе статусы алды. И.Гәрәев интернат-йортның традицияләрен саклап кына калмыйча, аларны шактый ныгыткан шәхес.
Интернат-йортта хезмәт юлын фельдшер буларак башлаган, озакламый ул учреждениенең алыштыргысыз җитәкчесе булган Имаметдин ага балаларга якты маяк һәм хезмәттәшләре өчен үрнәк булып тора. Ул гомере буе үз кыйбласына тугры калды, ярдәмгә мохтаҗларга һәрвакыт ачык күңелен, көчен җәлләми. Олпат җитәкченең тәҗрибәсе, акыллы фикерләре тирә юньдәгеләргә яшәргә, хезмәт итәргә куәт бирә.
Аның күп санлы мактау бүләкләре, төрле конкурсларда җиңүләре олы җанлы һәм фидакарь кеше икәнен тагын бер кат раслый. И.Гәрәевнең коллегалары, интернат-йортта тәрбияләнүчеләр җитәкче хакында һәрвакыт җылы фикердә.
2019 ел Имаметдин Гәрәев өчен икеләтә юбилей. Бүген ул 80 яшьлеген һәм Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты директоры вазыйфасында 50 ел хезмәт итүен дә билгеләп үтә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Имаметдин Гәрәевне 80 яшьлек юбилее ислас котлый! Сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм иминлек тели! Тормыш мәгънәсен тирән аңлый белгәнегез һәм бервакытта да кыенлыклар алдында югалып калмаганыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез җан җылысы биргән, өмет өләшкән балалар шатлыгы сезне һәрвакыт куандырып торсын!