28 нче март көнне Мамадыш шәһәренең “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар эш белән тәэмин итү үзәгенә һөнәрләр турында мәгълүмат алырга килде.
Балаларны үзәк белгече Гөлчирә Мөхәммәтшина каршы алды, ул балаларга бүгенге көндә районда ихтыяҗ булган белгечлекләр турында сөйләде, бергәләп бу турыда эчтәлекле фильм карадылар.
“Һөнәр сайлау серләре” дәресендә компьютерлар кулланып, эшне ничек сайлау турында сорауларга җаваплар бирделәр.
Бу чара гаять мавыктыргыч узды, һәр бала үзенә туры килгән белгечлек белән танышты.
Балаларга уку йортлары турында белешмәләр, алар сайлаган белгечлекне нинди уку йортында алу мөмкинлеге, уку йортларының кайсы шәһәрдә урнашканлыгы аңлатылды.
Балалар эш белән тәэмин итү үзәгенең эшчәнлеге белән танышудан соң, үзәкнең төп эш юнәлеше турында, кайсы белгечкә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген белде.
Үзәкнең көтү бүлмәсенә куелган терминалда Россия буенча эш табу мөмкинлегендә һәр бала үзен сынап карады.