ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 381 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 20 кешегә күбрәк.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 10 апреленнән 12 маена кадәр Министрлыкта социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүе турында хәбәр итә.

15 нче апрельдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укыту мәсьәләсе буенча оешмалар белән эшлекле киңәшмә үткәрде.

17 апрельдә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә куңелле спорт чарасы уздырылды.

Кешеләр рухи ориентирларны югалтканда, дин ярдәмгә килә. Авыр вакытларда кешеләр күбрәк дингә тартыла.

2019 елның 16 апреленә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 926 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 98 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,64 % тәшкил итә.

Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр арасында һөнәри юнәлеш буенча эшчәнлеккә зур игътибар бирелә. Эшче һөнәрләр елы уңаеннан биредә чираттагы чара  үткәрелде.

Яссытабантерапия сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, чыныктыру, профилактикалау һәм коррекцияләү буенча гадәти булмаган алымнарның берсе булып санала. Бөгелмәнең"Яңарыш" реабилитация үзәге белгечләре бу ысулны балалар белән эшләүдә актив куллана.

17 апрелендә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә  язгы  "Игелек атнасы" кысаларында квест узды.

Питрәч районы “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Балалар шәһәрчеге территориясендә төрле категория гаилә балалары өчен "Күңелле стартлар" үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International