ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Теләче районындагы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Теләче урта мәктәбе базасында  8 сыйныф укучылары белән хокук бозуларны профилактикалау буенча чара оештырды.


20
апрель, 2019 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында, шулай ук министрлык карамагындагы барлык учреждениеләрдә һәм территориаль органнарда традицион язгы өмә узды.


19
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

"Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе уңаеннан 18нче апрельдә Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгенең 13 реабилитанты  өчен балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды.

Менделеевск районында "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә "Язгы игелек атнасы" уңаеннан төрле акцияләр башланды.

Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Юлдаш"та гарденотерапия технологиясе күптән кулланыла.

 

Югары Ослан районы “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Екатерина Климовская булачак әниләр өчен “Аистенок” клубының чираттагы дәресен үткәрде.

18 апрельдә Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

 

"Язгы игелек атнасы" уңаеннан, 17 апрель көнне "Космос" яшьләр үзәгендә Зәй районындагы "Шатлык" халыкка  социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм мәдәният идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан "Девочка Мия и белый лев" хәйрия фильмы күрсәтелде.

 

Кукмараның "Тылсым"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  социаль хезмәткәрләр  "Чиста йорт-чиста тәрәзәләр" хәйрия акциясен тормышка ашыра. Бөек Пасха һәм май бәйрәмнәре алдыннан кырык җиде кешегә ярдәм күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International