Әтнәдә яшүсмер балаларның хокуклары турында сөйләштеләр

2019 елның 19 апреле, җомга

18 апрельдә Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

Утырышлар залында Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе, прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, мәгариф, опека һәм попечительлек бүлекләре, балалар-спорт мәктәбе, социаль яклау, мәдәният, сәламәтлек саклау, психолог, урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм балалар спорт мәктәпләре директорлары катнашты.

Комиссия утырышында район мәгариф учреждениеләренең гаилә иминлеген иртә ачыклау һәм балалар белән рәхимсез мөгамәлә профилактикасы, исәптә торучы балигъ булмаган балалар һәм гаиләләр белән эшләү мәсьәләләре каралды. Район территориясендә яшәүче инвалид балалар белән эшләү, инвалид балаларның ялын оештыру һәм укыту турында сүз барды. Район территориясендә күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча гаиләләрне тикшерү үткәрү турында фикерләштеләр.

Балигъ булмаган балаларның мәктәп яны һәм җәйге лагерьларын оештыру һәм вакытлыча эшкә урнаштыру турында да мәгълүмат бирелде.    

Комиссиянең төп бурычы - балалар һәм яшүсмерләрне уңышлы социаль адаптацияләү мәсьәләләрендә гаиләгә нәтиҗәле ярдәм күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International